Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   24нче март, чәршәмбе, 2021нче ел

   Балигъ булмаган балалар арасында үз-үзләренә кул салу тәртибен профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар кысаларында Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Халыкара депрессиягә каршы көрәш көненә багышланган урам акциясе уздырдылар.

   Акциянең максаты: Казан шәһәре халкына балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны барлыгы турында, Казан шәһәренең психологик-педагогик ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү.

   Акция барышында өлкәннәргә һәм балигъ булмаганнарга “Балалар ышаныч телефоны”, “Депрессия белән ничек көрәшергә?” дигән мәгълүмати белешмә һәм буклетлар тапшырылды. Алар Казанның психолог-педагогик ярдәм үзәкләренең ышаныч телефоны һәм контакт мәгълүматлары белән таныштылар.

фото-1

фото-2