Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   24нче март, чәршәмбе, 2021нче ел

   Гадәттән тыш хәлләрне профилактикалау һәм кисәтү максатларында, Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән балигъ булмаганнар өчен Казан шәһәренең Вахитов районы буенча 1нче янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырылды.

   Экскурсия барышында янгын сүндерүчеләр балигъ булмаганнарга янгын чыгу сәбәпләре турында сөйләделәр, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.

   Балалар янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәрләре, янгын сүндерү-техник кораллануның төп төрләре һәм янгын сүндерү техникасы, янгын сүндерү автомобиле җиһазлары белән таныша алдылар. Теләүчеләр янгын сүндерүченең экипировкасын киеп карадылар.

   Балаларны Янгын сүндерү часте бинасы буенча үткәрделәр, психологик бушану бүлмәсен күрсәттеләр, балаларны бик гаҗәпләндергән уку сыйныфларын күрсәттеләр, чөнки алар күзаллавында янгын сүндерүчеләр – бу супер – алар коткара гына торган кешеләр, ә аларга өйрәнү мәҗбүри түгел.

   Экскурсия азагында балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, ут һәм төзек булмаган электр приборлары белән җавапсыз эш итү нәтиҗәләре, яшәү өчен куркыныч барлыкка килсә, бинадан эвакуация кагыйдәләре турында искә төшерделәр.

   Мондый профилактик чаралар социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның үз куркынычсызлыгына аңлылык дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4

фото-5