Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   19нчы март, җомга, 2021нче ел

   16-18 мартта тәҗрибә уртаклашу кысаларында Татарстан Республикасына Саха Республикасы (Якутия) Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгы каршындагы «Победа» социаль яклау ресурс үзәге делегациясе килде.

   18 мартта визит ахырында кунаклар Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булдылар, анда «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасы, озак вакыт карау системасын оештыру, дистанцион социаль хезмәтләр күрсәтү технологиясе белән таныштылар. Аларны Татарстанның социаль өлкәсенең мәгълүматлаштыру дәрәҗәсе шаккатырды.

фото-1