Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Мы помним лого

«Һәр гаиләдә тылда Җиңү өчен көчен куйганнар турында истәлек бар.
Бүген хатын-кызларның хезмәт батырлыгының тарихи битләрен ачарга кирәк»

   Әкрәметдинова Мөслимә Әкрәметдин кызы

   Әкрәметдинова Мөслимә Әкрәметдин кызы 1925нче елның 18нче октябрендә Татарстан АССРның Яшел Үзән районы Түбән Урысбага авылында туа.

   Бөек Ватан сугышы башлануы турында игълан ителгәннән соң беренче көннәрдә әтисе фронтка китә, 1942нче елны һәлак була. Гаиләдә 8 бала була. Кече абыйсы һәм сеңлесе сугышның беренче елларында үлә.

   1943нче елдан 1951нче елга кадәр Яшел Үзән районы Норлат авылы балалар йортында бала караучы булып эшли. Мөслимә Әкрәметдин кызы гомерен аның өчен иң якын кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган, авыр балачак кичергән, сугыш чорының барлык авырлыкларын белгән. Мөслимә Әкраметдин кызына әтисез калган зур гаиләне туендыра башлаганда 16 яшь кенә була, сугыш вакытында ятим калган, шуңа күрә балалар йортында яшәгән уннарча балага ана була. Абыйлары, сеңелләре өчен дә яхшы һәм гадел ана була ул. Ничек кенә авыр булмасын, Мөслимә Әкраметдин кызы әнисенә, эне-сеңелләренә тормышларын җиңеләйтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.

   1951нче елны Казанга китә, 296нчы заводка штамплаучы булып эшкә урнаша. 25 ел заводта эшли. Күп кенә юбилей медальләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

   Мөслимә Әкрмәт кызына 96 яшь булуына карамастан, ул оптимист, энергияле һәм шат күңелле. Аның күңеленә үтеп керерлек эчкерсез көлүе, җырлавы, кешеләр белән аралашканда йомшаклыгы тирә-юньдәгеләрне буйсындыра.


фото-1

   Вязельщикова Людмила Николаевна

   Вязельщикова Людмила Николаевна 1926нчы елның 18нче ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Фармакология училищесын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы студент елларына туры килә. Людмила Николаевна сугыш елларының авырлыкларын батырларча кичерә, җәмәгать эшләрендә катнаша, госпитальдә яралыларны карый, кан доноры була.

   1944нче елның сентябрендә «Татхимфармпрепараты» АҖнең югары фәнни-техник химия-фармацевтика берләшмәсенә әверелгән химия-фармацевтика фабрикасында эшли башлый. Людмила Николаевна күп еллар дәвамында фабрикада хезмәт куя, мастердан участок начальнигына кадәр юл үтә.

   Фидакарь хезмәте өчен Людмила Николаевна «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Социалистик Хезмәт һәм медицина сәнәгате отличнигы», «Хезмәт ветераны», «Бөек Ватан сугышы ветераны» исемнәренә лаек була.

фото-2