Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

15нче март, дүшәмбе, 2021нче ел

   Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен, шул исәптән инвалидлыгы булган балалар өчен, «Май чабу» («Масленица») бәйрәм чарасы үткәрделәр.

   Бәйрәм алдыннан балалар Масленицаны каршы алырга әзерләнделәр: төркемле шөгыльләрдә бәйрәмнең тарихын һәм гореф-гадәтләрен белделәр, язгы җыр-чакырулар тыңладылар, рус халык уеннары өйрәнделәр, мастер-класста традицион курчаклар-Веснянкалар ясадылар.

   Чара мастер-класстан башланды: барлык катнашучылар да үзләренә сушки һәм баранкалардан бәйрәм муенсалары ясадылар. Шулай ук өлкәннәр һәм балалар эстафетада катнаштылар, анда йөгерүдә көч сынаштылар. Капчык киеп сикерү бик күңелле үтте. Бәйрәм кунаклары дәртле музыка астында халык уеннары уйнадылар, әйлән-бәйлән йөрделәр, җырлар җырладылар, рус халык музыка уен коралларында уйнадылар.

   Соңыннан балалар һәм аларның әти-әниләре яз һәм кояш символы булган тәмле, алтын төсле коймаклар белән сыйландылар. Барысы да бик теләп Масленицаны озаттылар һәм аның белән киләсе елга кадәр саубуллаштылар.

   Мондый чаралар халык гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, ә уртак бәйрәмнәр балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыта.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4