Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   16нчы март, сишәмбе, 2021нче ел

   «Социаль-көнкүреш ориентлашуы» программасы кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндез тору бүлегендә социаль педагог, хезмәт алучыларны уңышлы социализацияләүгә, мөстәкыйль тормышка әзерләүгә юнәлдерелгән, «Кибет» шөгыльләр циклы үткәрде.

   Шөгыльләр барышында катнашучылар азык-төлек кибетендә нинди бүлекләр була алуы, аерым товарларның бәясе, азык-төлек продуктларын сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында белемнәрен ныгыттылар. Шөгыльдә кибеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, сөйләм этикеты күнекмәләрен үзләштерүгә аерым игътибар бирелде.

   «Минем киемем» шөгылендә социаль педагог белән берлектә социаль хезмәт алучылар киемнең сезонлы булуын билгеләргә, әйберләргә сакчыл караш һәм киемне дөрес саклау күнекмәләренә өйрәнделәр.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4