Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   12нче март, пәнҗешәмбе, 2021нче ел

   Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» шөгыльләр циклы кысаларында «Без закон буенча тормыш сайлыйбыз» дигән төркемле шөгыль үткәрделәр.

   Шөгыльнең максаты: балигъ булмаганнарны хокукый яктан агарту.

   Чара башында балалар белән «Җаваплылык» дигән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде, аның барышында балалар балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштылар. Аннан соң балалар «Әдәби геройларның хокуклары» уен-викторинасында катнашып, «Шигырьләрдәге геройлар тарафыннан нинди хокук бозулар башкарылган?», «Әкият- ялган, ләкин анда мәгънә бар», «Ассоциация», «Хәлне бәялә» биремнәрен үтәделәр.

   Шөгыль «Кроссворд» конкурсы белән тәмамланды, анда катнашучылар алган белемнәрен күрсәтә, сорауларга җавап бирә алдылар.

фото-1

фото-2