Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   9нчы март, сишәмбе, 2021нче ел

   «Иҗат тылсымы» клубы кысаларында Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен, «Безнең сөйкемле әниләр» дип исемләнгән рәсем бәйгесе белән төркемле шөгыль үткәрде.

   Шөгыльнең максаты: ышанычлы балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен формалаштыру, йорт учагын саклаучы әнигә карата горурлык һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, сәнгать иҗатына кызыксыну уяту.

   Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар белән «Нәрсә ул гаилә?», «Минем әнием», «Әниләр һөнәре» дигән интерактив әңгәмәләр үткәрелде. Балалар әниләренең фоторәсемнәрен алып килделәр.

   Иҗади остаханә вакытында балалар «Портрет» жанры белән таныштылар. Портрет ясау техникасы серләре турында белделәр: рәсем ясау эзлеклелеге, рәсемдә йөз, характерны тапшыру үзенчәлекләре. Ә соңыннан үз әниләренең портретларын ясадылар һәм бәйгедә катнашкан өчен грамоталар алдылар.

   Ә иң мөһиме – балалар үзләренең рәсемнәрендә әниләренә булган мөнәсәбәтләрен, хисләрен җиткерергә тырыштылар.

фото-1