Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   5нче март, җомга, 2021нче ел

   8нче Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән балигъ булмаганнар өчен “Язгы кәеф. Әниләр өчен чәчәк бәйләмнәре» дигән төркемле шөгыль уздырды.

   Шөгыльнең максаты: әнигә хөрмәт тәрбияләү, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту.

   Шөгыль барышында балигъ булмаганнар 8нче Март бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында белделәр, тематик викториналарда катнаштылар, әни турында шигырьләр укыдылар, ә шөгыль ахырында, оригами техникасын кулланып, яраткан әниләр, әбиләр, апа-сеңелләр өчен чәчәк бәйләмнәре әзерләделәр. Чара балигъ булмаган балаларның танып-белү кызыксынуын, күзаллауларын һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итте.

фото-1