Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Год родных языков и народного единства лого

   4нче март, пәнҗешәмбе, 2021нче ел

   Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планы кысаларында Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә татар һәм рус телләрендәге нәфис әдәбият күргәзмәсе белән « Ничек данлы син, туган тел!» әдәби почмагы оештырылды.

   Социаль хезмәт алучыларның стенд, китаплар белән танышу гына түгел, ә үзләренә ошаган китапларны алу мөмкинлеге дә бар. Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк һәм тулыландырылачак, ә әдәби почмак бүлек белгечләренең һәм район балалар китапханәсе хезмәткәрләренең бергә оештырылган чаралар: тематик әңгәмәләр, кызыклы викториналар, әдәби квестлар, яңа китап басмаларына күзәтү үткәрү урынына әйләнәчәк.

   

фото-1