Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   4нче март, пәнҗешәмбе, 2021нче ел

   Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә социаль патронаж кысаларында Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Казан шәһәренең Яңа Савин районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторы белән берлектә гаиләләрнең яшәү урыны буенча уртак чыгулар уздырдылар. Рейд барышында янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр үткәрелде, «Торак фондының янгын куркынычсызлыгы чаралары» дигән белешмәлекләр тапшырылды.

   Шулай ук аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдәге балигъ булмаганнар өчен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы катнашында «Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балалар белән шөгыльләнү барышында “Янгын чыгуның сәбәпләре, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән темага мини-лекция үткәрелде, шулай ук янгын очрагында янгын сүндерү җайланмасын куллану күнекмәләре гамәли башкарылды.

   Чара азагында балалар янгын хезмәте барлыкка килү тарихы һәм «ГЛОНАСС +112» ЕГИС хезмәтләрен чакыру өчен җаваплылык турында видеоролик карадылар.

фото-1

фото-2