Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   24нче февраль, чәршәмбе, 2021нче ел

   Ватанны яклаучылар көнен бәйрәм итү алдыннан Киров һәм Идел буе районнары гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре социаль педагоглары социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән балигъ булмаган балалар өчен төркемле шөгыльләр уздырдылар.

   Шөгыльләрнең максаты: балаларда ватанпәрвәрлек хисе, илебез өчен горурлык, аның тарихына һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү.

   “Яшь яклаучылар” (Идел буе районы) шөгыле барышында балалар бәйрәмнең тарихы, хәрби һөнәрләр, техника төрләре белән таныштылар, аларның илебезне саклауда тоткан урыннары турында белделәр. Шөгыль ахырында балалар “Ватанны саклаучылар көне” викторинасында катнаштылар, сорауларга актив җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар.

   Балигъ булмаган балалар белән (Киров районы), хәрби техника һәм хәрби һөнәрләр турындагы викторинадан тыш, «Очыш юлы» дигән мавыктыргыч эстафета үткәрелде, аның барышында балалар җитезлекне, хәрәкәтләрне яхшы координацияләүне, ә кайдадыр зирәклекләрен күрсәттеләр. Шөгыль абыйларга, әтиләргә һәм бабайларга бүләк итеп бизәлгән шәмнәр әзерләү белән тәмамланды.