Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   Ватанны саклаучылар көне алдыннан РТ ДАУ «Патриот» яшьләр спорт-патриотик һәм хәрби әзерлек республика үзәге» «Ватанны саклаучы» социаль акциясен башлап җибәрде.

   Акциянең максаты: яшьләрне патриотик тәрбияләү, Ватанны саклаучыларга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

   Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алучыларның балигъ булмаган балалары “Ватанны саклаучылар көне белән” котлау фотооткрыткаларын әзерләп, акциядә катнаштылар.

   Хәрби формадагы балаларның фотолары Инстаграм социаль челтәрендә
#РТЗащитникОтечества,
#патриотрт,
#минмолодежирт. хэштеглары белән урнаштырылды.

фото-1