Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Год родных языков и народного единства лого

   24нче февраль, чәршәмбе, 2021нче ел

   Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру буенча чаралар планы кысаларында Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар белән «Халыкара туган тел көне» дигән мультимедиа шөгыле уздырды.

   Шөгыльнең максаты: туган телгә һәм мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү, туган тел тарихы турында белемнәрне киңәйтү.

   Шөгыльдә балалар планетада телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халык холкын, аның тарихын, мәдәниятен чагылдыруы турында белделәр, сөйләм этикеты нормалары белән таныштылар, грамматик хаталарны төзәтү буенча биремнәр үтәделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, танылган мәкальләрне искә төшерделәр.

   Шөгыль ахырында балалар ана булу, йорт, гаилә символы - матур һәм сөйкемле матрёшка ясадылар.

фото-1