Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Год родных языков и народного единства лого

   21нче февральдә, Халыкара туган тел көнендә, Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Бөтен гаиләбез белән укыйбыз” дигән флешмоб оештырдылар, анда социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалары булган гаиләләр катнашты.

   Флешмобның максаты: туган телгә ихтирам тәрбияләү, баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыруда, аның акыл мөмкинлеген арттыруда китапның ролен күтәрү, балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру.

   Әти-әниләр бу акцияне хупладылар. Күп кенә гаиләләр бу традицияне гамәлгә ашыра, аларның яраткан гаилә авторлары бар. Флешмобта катнашучылар уртак уку – ата-аналар һәм балалар арасында чын күңелдән аралашу, дип билгеләп үттеләр.

   Социаль челтәрләрдәге үз битләрендә алар әлеге матур гаилә традициясен – китаплар укуны сурәтләгән фоторәсемнәр урнаштырдылар.

фото-1