Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   20нче февраль, шимбә, 2021нче ел

   Балигъ булмаган балаларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучыларның балигъ булмаган балалары, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу оештырдылар.

   Чараның максаты: балалар юл травматизмын профилактикалау һәм балигъ булмаганнарны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштыру.

   Очрашу барышында балалар “Җәяүле әлифбасы” мультипликация фильмын кызыксынып карадылар, юлларда куркынычсызлык турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар, “Юл хәрәкәте кыйммәтләре” пазлыларын җыйдылар. Чарада катнашучыларның барысына да ЮХИДИ хезмәткәрләре «Балаларның игелекле юлы» газетасы нөсхәсен, китап-буягыч һәм юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен үтәргә ярдәм итәчәк яктылык кайтаручы билгеләр тапшырдылар.

фото-1