Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

«Һәр гаиләдә тылда Җиңү төзүчеләр турында истәлек бар.
Бүген хатын-кызларның хезмәт батырлыгының тарихи битләрен ачарга кирәк»

Казан башлыгы урынбасары Людмила Андреева

   

   Трифонова Надежда Андреевна

   Трифонова Надежда Андреевна - «1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

   Надежда Андреевна 1928нче елның 31нче августында ТАССРның Алексеевск районы Федоровка авылында туа. Бөек Ватан сугышы туган авылы мәктәбендә уңышлы укуын өзә. Фронтка авылда яшәүче ир-атлар, шул исәптән Надежданың әтисе дә, киткәннән соң тыл тормышының барлык авырлыклары хатын-кызлар, балалар һәм картлар җилкәсенә төшә. Кече сеңлесе һәм мәктәп иптәшләре белән Надежда туган колхоз кырларында хезмәт куя: яшелчә, борчак, бодай үстерә. Ә кичен һәм төннәрен хатын-кызлар белән бергә фронтовиклар өчен оекбашлар һәм бияләйләр бәйли, кечкенә булса да, көче җиткәнчә Җиңүне якынайта. Әмма ул елларда иң авыры- Украина фронтындагы танкист атасыннан хәбәрләр белән хат ташучыны көтү була. 1943нче елны әтисе яраланып кайтканнан соң, Надежда Алексеевск шәһәренә китә, анда трикотаж цехына эшкә урнаша. Яшь булуына карамастан, ул планны арттырып үти һәм җептән эшләнмәләр җитештерү буенча алдынгы була. 1948нче елны Надежда гаиләсе белән Казанга даими яшәү урынына күчеп килә, анда 1нче тегү фабрикасында тегүче булып эшли. 1949нчы елдан 1956нчы елга кадәр Надежда Андреевна Бөек Ватан сугышында катнашкан офицер ире белән Ерак Көнчыгышта яши. Ире демобилизацияләнгәннән соң Трифоновлар гаиләсе Казанга кайта. Пенсиягә чыкканчы Надежда Андреевна Казанның 296нчы п/я заводында (соңрак «Элекон заводы» ААҖ) уңышлы эшли.

фото-1