Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   16нчы февраль, сишәмбе, 2021нче ел

   “Үзем белән килешеп!” клубы эше кысаларында Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы социаль адаптациядә кыенлыклары булган балигъ булмаган балалар белән “Аралашу тренингы” дигән төркемле шөгыль үткәрде.

   Шөгыльнең максаты: әйләнә-тирәдәгеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү күнекмәләрен булдыру, стресс ситуацияләрен профилактикалау, катнашучылар ресурсларын туплау.

   Шөгыль барышында балигъ булмаганнар белән «Аралашу байлык кебек» дигән дискуссия үткәрелде, рольле уен ярдәмендә аралашуда үз-үзеңне тотуның конструктив алымнары эшләнде. Бер-беребез белән аралашуга гына түгел, үз-үзең белән аралашуга да аерым игътибар бирелде.

   Үз ресурсларын туплау, ирекле үзрегуляция күнекмәләрен формалаштыру өчен, балалар сулыш күнегүләрен, медитатив техник күнегүләрне башкардылар. Мәсәлән, «Минем исемлек» күнегүе балаларга стресс ситуацияләрен һәм алар кичергән күңелсез тойгыларны җиңү тәҗрибәсен искә төшерергә ярдәм итте. Шөгыль ахырында эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен «Куркынычсыз урын» релаксациясе үткәрелде.

   Шөгыль катнашучыларның психик сәламәтлеген саклап калуга һәм ныгытуга, ресурсларын мобилизацияләүгә ярдәм итте.

фото-1