Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   10нчы февраль, чәршәмбе, 2021нче ел

Кечкенәдән хөрмәт итәргә күнеккәнбез,
Безгә кадерле, затлы образны;
Иртә туктасаң да, халык хәтерендә
Син үлмәссең, сөекле шагыйрь!

   (А. Плещеев)

   10нчы февраль датасы – фаҗигале, чөнки 1837нче елны бу көнне А. С. Пушкин – исеме һәм иҗаты бөтен дөньяда билгеле булган, Россиянең бөек шагыйре вафат була.

   Бу көнне бөтен ил буйлап традицион рәвештә фестивальләр, әдәби укулар, бәйгеләр, замана шагыйрьләре һәм язучыларының чыгышлары уза.

   Ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү һәм яшь социаль хезмәтләр алучыларның тарихка, илебез шагыйрьләре һәм язучылары иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү максатыннан Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре А. С. Пушкин истәлеге көненә багышланган шигъри флешмоб оештырдылар.

   Балалар рәхәтләнеп идеяне хупладылар, бөек шагыйрьнең шигырьләрен өйрәнделәр һәм видеороликлар яздырдылар. Флешмобның һәр катнашучысы грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

   Мондый чаралар балигъ булмаганнарны милли рухи-әхлакый кыйммәтләргә, актив тормыш позициясен булдыруга җәлеп итү өчен яхшы этәргеч булып тора.

фото-1