Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   8нче февраль, дүшәмбе, 2021нче ел

   Россиядә Фән һәм технологияләр елына багышланган чаралар планы кысаларында Россия фәне көнендә Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече тарафыннан «Виртуаль туризм» технологиясен кулланып, социаль хезмәт күрсәтүләр алучылар белән индивидуаль шөгыльләр үткәрелде.

   Очрашу барышында социаль хезмәтләр алучылар Мәскәү планетариена виртуаль сәяхәт ясадылар, кояш системасының хәрәкәт итүче макетларын, илебезнең беренче телескопларын күрделәр, башка бик күп фәнни кызыклы фактлар белделәр.

   Өлкән яшьтәге кешеләр социаль хезмәткәрләргә игътибарлары, кайгыртулары һәм дөньяви фәнни ачышларга кушылу мөмкинлеге өчен зур рәхмәт белдерделәр.

фото-1

фото-2