8нче февраль, дүшәмбе, 2021нче ел
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндез булу бүлегендә социаль хезмәт алучыларның ата-аналары өчен юрист белән очрашу оештырылды.
Катнашучылар инвалидларны тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралары темасына кызыксындырган сораулар бирә һәм тулы җаваплар ала алдылар, шулай ук шәхси консультация дә алдылар.
Чара «Альпари» хәйрия фонды ярдәме белән узды.