Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   8нче февраль, дүшәмбе, 2021нче ел

   «Мин социумда» циклы кысаларында Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләдәге балигъ булмаган бала белән «ЮК» дип әйтә бел» дип исемләнгән шәхси шөгыль үткәрде.

   Шөгыль балигъ булмаган балага әйләнә-тирәдәгеләр белән нәтиҗәле бәйләнешне формалаштыруда, үз позицияңне яклый белүдә һәм кеше басымына каршы торуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.

   Шөгыль барышында балигъ булмаган бала белән шәхескә төркем басымының көче, мөстәкыйль сайлау һәм гамәлләренең мөһимлеге турында әңгәмә үткәрелде. Метафорик карталар белән эш алып барылды, шәхеснең ихтыяри өлкәсен активлаштыруга, ышанычлы үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үзләштерүгә һәм оптималь ысуллар белән баш тарта белүгә юнәлдерелгән тренинг күнегүләре үткәрелде.

фото-1