Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   5нче февраль, җомга, 2021нче ел

   Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Светлячок» автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе һәм КидСпейс гаилә күңел ачу үзәге ярдәмендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен Һөнәрләр шәһәренә экскурсия оештырдылар.

   Чараның максаты: гаилә ялын оештыру, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, балигъ булмаганнарны заманча хезмәт эшчәнлеге төрләре, төрле һөнәрләрнең үзенчәлекләре, квалификацияле кадрларга ихтыяҗ белән таныштыру.

   КидСпейс балалар шәһәре-ул күңелле балачак тирәлеге. Чөнки биредә хыяллар тормышка аша, ә хыялга чикләр юк. Һәр дәрес-ул акыллы һәм файдалы белем, уен һәм иҗатның бердәнбер форматы, мавыктыргыч экспериментлар һәм искиткеч хисләр. Чарада катнашучылар үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карый алдылар, күп кенә кызыклы фактлар белделәр, Үзәкнең фәнни һәм танып-белү станцияләрендә булдылар.

   Мондый гаилә чаралары балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен яхшырту өчен яхшы стимул булып кына калмый, ә балигъ булмаган балаларның үз-үзләрен танып, киләчәктә һөнәри өстенлек бирүгә дә ярдәм итә.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4

фото-5