5нче февраль, җомга, 2021нче ел
«Яңалык беләбез» программасы кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге нең көндезге тору бүлегендә «Европа буйлап сәяхәт» чарасы узды.
Социаль хезмәт алучыларның 18+ төркеме Европа илләре буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар, Европа башкалаларында: Париж, Берлин, Милан һәм башка шәһәрләрдә булдылар. Катнашучылар бу илләрнең гореф-гадәтләре, милли символлары һәм милли ашлары белән таныштылар, традицион инглиз боткасы һәм тәмле десерт әзерләргә өйрәнделәр, видеофильмның мавыктыргыч кадрларын карадылар.
Чараны үткәргәндә, бүлек белгечләре традицион рәвештә төрле методикалар кулландылар: бию терапиясе, музыкотерапия, ком терапиясе, алар катнашучыларга үзләрен дуслар даирәсендә хис итәргә, аралашу күнекмәләрен үстерергә, күп яңалыкларны белергә мөмкинлек бирде.