Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Үзәкнең тормышы

   Колесников Николай Андреевич 1925нче елның 22нче февралендә Пенза өлкәсе Башмаковский районы Пятницкий авылында, ярлы крестьян гаиләсендә туган. Ул вакытта әтисенең хуҗалыгы да, йорты да, мал-мөлкәте дә булмый. Ул гаиләдә өченче бала була.

   1933нче елны Николай Андреевич мәктәпкә укырга керә һәм Бөек Ватан сугышы башланганда 7 сыйныфны яхшы билгеләргә тәмамлый. Сугыш башлангач авылда тормыш бөтенләй үзгәрә. Авылның барлык олы яшьтәге халкы фронтка чакырыла һәм китә. Картлар һәм балалар гына кала, аларга сугышның барлык авырлыгы ята. Сугышка кадәр әтисе тимерче булып эшли, димәк, Николай Андреевич аның урынына калырга тиеш була. Аңа бары 16 яшь була.“Барлык һөнәрләр остасы” булырга туры килә.

   Аңа 17 яшь тулгач, Ульяновск пехота училищесына җибәрәләр, алар анда 6 ай укыйлар. Бервакыт төнлә, тревога буенча алтмыш километрлы марштан соң, аларны товар вагоннарына төяп фронтка озаталар. Кая алып баруларын алар белмиләр.

   Козельск станциясеннән алар Орел ягына марш ясыйлар, аларны анда төрле частьләргә бүләләр. Николай Андреевич Орелны азат итү сугышларында катнаша. Ул рәхимсез бәрелешләрдә Николай Андреевичка пулемтчылар бүлеге белән командалык итәргә туры килә. Шәһәрне азат иткәч, безнең армия Брянск ягына юнәлә. Һөҗүмнең 7нче көнендә Николай Андреевич аягына җиңелчә яралана, кыр госпиталенә эләгә.

   Госпитальне бертуктаусыз бомбага тоталар. Һәм, ахыр чиктә, аның барлык җир өстендәге биналары тузанга әйләнә. Алар борынгы чиркәүнең подвалына качып котылалар. Монда алар 3 ай булалар.

   Терелгәч аны үзенең, Брянскны азат итү сугышлары алып барган, частена җибәрәләр. Алда Николай Андреевич дивизиясенең юлы Смоленск, Орша, Минск һәм Белоруссиянең тагын күп эре торак пунктларына таба сузыла. Литвада ул икенче тапкыр, бу юлысы сул балтырына, каты яралана. Николай Андреевич эләккән кыр госпитален икенче көнне үк бомбага тоталар. Николай Андреевичны Смоленскка җибәрәләр. Ләкин тиздән ул медсанчастьне да 20 немец бомбардировщиклары юк итәләр. Өч тәүлеккә якын яралылар, бертуктаусыз дошман артиллериясе уты һәм бомбага тотуы астында, Смоленск тимер юлы станциясе хәрәбәләре астында яталар. Аннан соң аларны илнең уртасына эвакуациялиләр. Шулай итеп Николай Андреевич Орехово-Зуевога килеп эләгә. Анда ул 4 ай ята һәм 1943нче елның февралендә тагын фронтка килә. Бу вакытта Николай Андреевичның әтисе Калинин юнәлешендә, апасы Полина Кавказда, ә үзе Өченче Белорус фронтында сугыша. 1944елны Кенигсберг өчен сугышларда контузия ала, сөйләме югала.

   1945нче елның язы килә. Җиңү көне, сугыш башланган көн кебек үк, пароходларның озак гудоклары, рупорга:”Җиңү! Җиңү! Без җиңдек!” кычкырулары, елау һәм шатлык белән истә калды. Бөтен ил елый һәм шатлана. Берәүләр үлгәннәр турында еласа, башкалар ирләре, уллары, абыйлары кайтыр диеп, куанычтан елыйлар. Ирексездән кичерергә туры килгән барысы да искә төшә.

   Тиздән Николай Андреевичны пешекчеләр әзерләү курсларына сайлап алалар. Ул сәгатьтә ул әле үзенең Җиңү Парадында катнашучыларны тәэмин итү өчен әзерләүләрен белми. Мәскәүдә пешекчеләр эшенә өйрәнә, ә Матрос тынлыгында яши. Бер айдан, парадтан соң Очаково хәрби частена күчерелә, ә 1945нче елның сентябрендә яралары буенча азат ителә.

   Өенә ике тәүлек кайта. Туган станциясендә поезд туктамый һәм аңа поезддан сикерергә туры килә. Кичке сәгать 10 була, авыл аша барганда беркемне дә очратмый. Өенә якыная, ә ут юк, курка кала. Шакыгач, әнисе кем булуын сорый. “Мин!”-ди ул. Әнисе ышанмый һәм озак дәшми. Ул куркып кала һәм ишекне ватарга уйлый. Ләкин әнисе көчен җыеп ишекне ача, улының исән булуына ышанмый. Лампаны яндыргач, әнисе елый-елый аны кочаклый башлый. Бары тик шул вакытта гына аның өйгә кайтуына ышана. Тавышка күршеләре җыела, аннан алданрак кайткан апасы Полинаны чакырырга җибәрәләр.

   1946 елны ул өйләнә. 1947нче елны күрше авылда госпитальләр буенча таныш медицина хезмәте старшинасы белән очраша. Шулвакыт ул аның киңәше буенча хатыны белән шунда урнашкан хәрби частькә хезмәткә керә.

   1952нче елны Николай Андреевичны офицерлар әзерләү курсларына җибәрәләр. Шулай итеп аның яңа офицер тормышы башлана. Николай Андреевич Самара астында, Германиядә хезмәт итә, карьерасын Казанда тәмамлый. Яше буенча полковник дәрәҗәсендә азат ителә.

   Сугышчан казанышлары өчен Николай Андреевич 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Сугышчан казанышлар өчен”, “Германияне Җиңү өчен” медальләре белән бүләкләнә.

   Сугыш елларын искә төшереп, Николай Андреевич исән калуына һәм Җиңүне каршылавына куана!

kolesnikov 1