Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Живые легенды

   29. 01. 1924 елны туган, Бөек Ватан сугышында катнашкан.

   Сәхәп Сәләхович Татарстан Республикасы Әлки районының Яңа Алпар авылында туган. 1940нчы елны Казанга килә, күн әйберләр ясау заводында электрик булып эшли. 1942нче елның декабрендә Кораллы көчләр сафына алына. Белорус фронтында артиллерия гаскәрендә элемтәче була. Сталинградны саклауда катнаша. Берлин асты сугышын уза.

   Сугыштан соң "ТАСМА" җитештерү берләшмәсендә электромонтер булып эшли. 1984нче елны лаеклы ялга китә.

   Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен Сәхәп Сәләхович "II дәрәҗә Ватан сугышы" ордены, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән.

фото-1

фото-2