Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Үзәкнең тормышы

Национальные проекты России лого

      Казанда озак вакытлы тәрбия системасы нәтиҗәле кертелә

   Узган елның ноябрендә Казан шәһәренең Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә бер йортның яшәүчеләреннән мөрәҗәгать килде, алар өлкән яшьтәге күрше хатынның һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ булуын белдерделәр.

   Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре оператив мобиль бригаданың өлкән яшьтәге хатын янына баруын оештырдылар.Любовь Иванованың ялгыз, начар санитар-гигиена шартларында яшәве ачыкланды. Аның туганнары юк, озак вакытлар аны күршеләре тәрбияли-ашамлыклар сатып алалар, ашаталар.

     Тәрбия һәм социаль ярдәм оештыру өчен Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, көндәлек көнкүреш хезмәтен күрсәткәндә,Любовь Ивановнаның читтән ярдәмгә никадәр мохтаҗлыгын билгеләделәр. Моннан тыш, бүлек белгечләре ярдәме белән ДАССУ "Медицина университеты клиникасы"на салынды,анда аңа сәламәтлеге торышы буенча операция ясадылар.

   10нчы гыйнвар көнне Любовь Ивановнаны стационардан чыгарганда үзәк белгечләре каршы алды. Алар аны җыештырылган өенә кайтарып куйдылар.Шулай ук ашыгыч социаль хезмәт күрсәтү кысаларында, "Яхшы куллар" хәйрия складыннан кирәкле өс киемнәре белән тәэмин иттеләр.

   Шул вакыттан Любовь Ивановнага "Бәхетле" социаль ашханәсеннән кайнар ризык алуда ярдәм күрсәтелә:мобиль бригада планы буенча,социаль хезмәткәр көн саен кайнар ризык китерә һәм ашата.

      Озак вакытлы тәрбияләү һәм социаль хезмәт күрсәтүне оештыру максаты белән Министерствога караган ведомстволарның  белгечләре шулай ук медицина оешмалары белән ярдәмләшү оештырдылар. Любовь Ивановна тулы медицина тикшерүе узды, аңа дәвалау билгеләнде.Барлык мөһим даруларны социаль хезмәткәр өлкән яшьтәге кешенең өенә илтеп куйды.

  Әлегә мөһим процедуралар уздырыла, Любовь Ивановнага социаль хезмәткәрләр ярдәм итәләр:көн саен ашаталар, сәламәтлеген күзәтеп торалар, фатирын чисталыкта тоталар, кирәкле даруларны алып кайталар. Шулай итеп, "Өлкән буын" федераль проектының "Демография" милли проекты кысаларында,өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидлыгы булган кешеләрне озак вакытлы тәрбияләү системасы кертелә, бу авыр тормыш хәлендә калган кешеләрнең проблемаларын уңышлы һәм кыска вакытта хәл итәргә мөмкинлек бирә.