Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Живые легенды

   Хәрби Көчләр ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучы, отставкадагы полковник, Казан югары команда инженер училищесы доценты.

   1925нче елның 4нче октябрендә Тула өлкәсенең Пирогово-Зыково авылында туган.

   Әтисе авыл советы рәисе, әнисе хисапчы булып эшли. Александр Иванович мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлый. Тула механика-технология техникумына укырга керә.

   1941нче елның октябрендә немецлар Туланы бомбага тоталар. Шәһәр янында аяусыз сугышлар бара. Александр Иванович иптәшләре белән бергә көне-төне атыш астында ялкынлы бомбаларны сүндерә, танкларга каршы чокырлар казый, сугышчыларга снарядлар китереп тора, партизан отрядына китәргә әзерләнә. 1941нче елның декабрендә Тула һөҗүм итү операциясе башлана һәм техникумда яңадан укулар башлана. Өченче курста, 1943нче елның гыйнварында, Александр Иванович армиягә алына. Вакыйгаларның туры килүе буенча, ул Туланы саклаган туплар белән коралланган Кунцеводагы 88нче зенит артиллерия полкына эләгә. Шуннан өлкән сержант дәрәҗәсендә Томскка укырга китә, Ленинград зенит артиллериясе техник училищесы шунда эвакуацияләнгән була. Шунда курсант буларак Җиңү көнен каршылый. Училищеда җәмәгать эше белән актив шөгыльләнә, француз көрәше белән мавыга. 1947нче елны Александр Иванович училищены кызыл дипломга тәмамлый.

   Беренче хезмәт урыны-аеруча яшерен объект, Казахстан чигендәге далалардагы зенит артиллериясенең фәнни-сынау полигоны. Анда 1955нче елга кадәр эшләп, гади техниктан башлап инженер-сынаучы, техник хезмәт капитанына кадәр юлны уза. Мәскәүдәге Дзержинский исемендәге хәрби инженер академиясен тәмамлый. Пенза хәрби училищесында укыта. 1967нче елны Казан югары командалы инженер училищесына күчерелә, анда 2010нчы елга кадәр укыта.

   “Кызыл йолдыз”, “1нче дәрәҗәле Ватан сугышы” орденнары,”Сугышчан казанышлар өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

   Тормыш иптәше Екатерина Ивановна (11.10.2016елны вафат) белән ике ул үстергәннәр, алар, әтиләре юлы белән китеп, кадрлы офицерлар һөнәрен сайлаганнар. Александр Ивановичның 5 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

фото-1