Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

75 годовщине посвящается

   Калинин өлкәсенең Киров районы Селижарово бистәсендә авыл укытучылары гаиләсендә туган. Мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлый. 1941-1942нче елларны Тверь өлкәсенең Подолы авылында колхозда хисапчы булып эшли.

   1942нче елны Совет Армиясе  сафларына чакырыла.1944нче елны Украинада Тернополь  шәһәре астында фронт юлы башлана. Фронт юлы пехотада уза.Житомир кызыл байраклы 99нчы укчылар  дивизиясенең 206нчы укчылар полкы составында  Львов шәһәренә кадәр барып җитә,яраланып полктан китә,терелеп кире кайта һәм Польша җирләренә кадәр барып җитә.Аннан соң дивизияне Венгриягә  күчерәләр,ул аны җәяү йөреп чыга.Будапешт шәһәре урам сугышларында катнаша,аннан соң Австрия өчен сугыш,Вена шәһәренә кадәр барып җитә, Чехословакиянең көнбатыш өлешен  уза. 9 май – Җиңү көнен маршта, союзникларга тапшыру өчен китеп баручы немец частьларын эзәрлекләгәндә каршылый .Укчылар ротасы командиры була,сугышны өлкән лейтенант дәрәҗәсендә тәмамлый. Совет Армиясендә 1949нчы елга кадәр хезмәт итә.

   1949нчы елны Совет Армиясенең Чит телләр хәрби институтына укырга керә,аны француз теле укытучысы белгечлеге буенча тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң  Воронеж Суворов училищесында, ә аннан соң Казан Суворов училищесында эшли.1976нчы елны полковник дәрәҗәсендә  пенсиягә чыга. Аннан соң Казан укыту методик үзәгендә һәм ТР Мәгариф Министрлыгында  методист булып эшли.Гомуми эш стажы – 62 ел. Никахлы булган,хатыны вафат.Казанда яшәүче ике улы бар.

   Берүзе  сәламәт акылда һәм  яхшы хәтердә  яши. Иҗтимагый эш алып бара:мәктәпләрдә, Казан Суворов училищесында чыгыш ясый. “Сугышны хәтерлә” китабы авторы,шигырьләр яза.

   Ватан сугышының I дәрәҗә ордены берәү, Ватан сугышының II  дәрәҗә  ордены икәү, “Будапештны алу өчен” медале, “Сугышчан казанышлары өчен” медале,”Германияне җиңгән өчен” һәм Җиңү көненә юбилей медальләр белән бүләкләнгән.

фото-1

фото-2