Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Живые легенды

 Вилена Гарифовна 1924нче елның 10нчы июлендә Казахстан АССРның Чимкент шәһәрендә, хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Әтисе Дәүләт сәяси идарә органнарында эшли, Ф. Э. Дзержинский белән хезмәттәшлек итә. Әнисе мәктәптә укытучы булып эшли, Ташкент, Сәмарканд, Термез шәһәрләрендә беренче мәктәпләрне ачарга ярдәм итә.

   1936нчы елны гаилә Казанга күчеп килә, әтисе прокуратурага эшкә керә, әнисе юридик мәктәпне тәмамлап НКВД органнарында эшли. Вилена Гарифовнаның абыйсы гаилә традициясен дәвам итә, шулай ук НКВД органнарында хезмәт итә.

   Бөек Ватан сугышы башлангач әтисе һәм абыйсы фронтка китәләр. Әтисе туберкулёз белән авырып Казанга кайта һәм 1942нче елны үлә. Абыйсы Курск дугасында 1943нче елны танкта яна.

   Вилена Гарифовна сугыш тормышының авырлыкларын иртә таный. "Яшәү авыр иде, ачыктык, бер ишегалды кызлары белән сазлыкка барып камыш тамырларын җыя идек. Без шулай баллы он таба идек. 14-15 яшьлек кызлар баржалар бушата, юеш бүрәнәләрне ташый идек, шуның өчен 10 литр сырага талон алып, аны кечкенә бөтен ипигә алмаштыра идек", диеп искә ала ул сугыш елларын.

   1942нче елны  Вилена Гарифовна иптәш кызы белән Сталин районы военкоматына баралар һәм үзләре теләп фронтка язылалар. "Әни белгәч тавыш күтәрде. Ул мине алып калды. Тиздән, комсомолка буларак, мине НКВД органнарына чакырдылар, мин шулай хезмәт эшчәнлегемне башлап җибәрдем".

   Тиешле белемне алып, Вилена Гарифовна гаилә традициясен дәвам итә, 1943-1955нче елларны НКВДның Аерым бүлегендә разведчик булып хезмәт итә."Мине кая гына җибәрмәделәр, бөтен Советлар Союзын йөреп чыктым, авыр урыннар, бандеровчы Украинада башлап Ерак Көнчыгыш шәһәрләренә кадәр барып җиттем. Авыр һәм куркыныч шартларда, тормышны куркыныч астына куеп, дәүләт бурычларын  башкардым".

   Барлыгы 200гә якын бүләге бар, шул исәптән разведкадагы мактауга лаек хезмәт өчен.

   Хезмәт итү белән бергә Вилена Гарифовна читтән торып юридик белем ала, шулай ук медицина хезмәткәрләре курсын тәмамлый.

   НКВД органнарында хезмәтне тәмамлагач мәгариф өлкәсендә җитәкче урыннарда  эшли, мәктәпләрдә совет әдәбияты һәм рус телен укыта, шулай ук КДПИ, КДУ, КДМУда медицина укыта.

   2005нче елны Вилена Гарифовна лаеклы ялга чыкты.

фото-1

фото-2