Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

75 годовщине посвящается

   Бөек Ватан сугышы инвалиды Величко Юрия Александровичның тормыш юлы.

   Величко Юрий Александрович 1927нче елның15нче октябрендә Брянск өлкәсенең Севск шәһәрендә, хезмәткәр гаиләсендә туган. Сугышка кадәр урта мәктәпнең 5 сыйныфын тәмамларга өлгерә. Сугыш башлангач, оккупациядә була, партизан хәрәкәтендә катнаша. 1943 елны, немецларны Мәскәү астында тар-мар иткәннән соң, Брянск өлкәсен азат итү башлана. Шул ук елны, 15 яшендә, Юрий Александрович үзе теләп фронтка китә. Белорус фронтында сугыша. Рогачев, Чечерск шәһәрләрен азат итү сугышларында катнаша. 1944нче елны сугышларның берсендә авыр җәрәхәтләнә, аннан соң демобилизацияләнә. Аннан соң Брянск шәһәренә кайта, анда шәһәрне торгызуда катнаша. 1948нче елны кичке мәктәпнең 10нчы сыйныфын тәмамлый һәм Д. Менделеев исемендәге Мәскәү институтына укырга керә. Институтны тәмамлагач Пермь шәһәренә  хәрби заводка җибәрелә.1956нчы елны "Союзхимпромпроект" проект институтын оештыру өчен Казан шәһәренә күчерелә. Соңында шул институтны җитәкли, кандидатлык диссертациясен яклый.

   Аннан соң ФТИ  ХПнә(химия сәнәгате  фәнни-тикшеренү институтына) фән эшенә күчә һәм пенсиягә чыкканчы лаборатория җитәкли. Величко Юрий Александрович СССР Дәүләт премиясе лауреаты, ВДНХ СССР лауреаты, техник фәннәр кандидаты, ,  РСФСРның персональ пенсионеры булып тора.

   "Ватан сугышы ордены", "Сугышчан казанышлар өчен" медале, "Мактау билгесе" ордены һәм башкалар белән бүләкләнгән.

фото-1

фото-2