Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Үзәкнең тормышы

Национальные проекты России лого

    “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре 2019нчы елның 24еннән 27нче сентябренә кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә узган 4нче махсус “Актив озын гомерлелек” күргәзмәсе эшендә катнаштылар.

   Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Интернет-озын гомерлелек”, “Көмеш волонтерлык”, “Тәрбия мәктәбе” инновацион тәҗрибәләрен күрсәттеләр.

   Күрсәтелгән “Интернет-озын гомерлелек” проекты кысаларында күргәзмәдә булучылар компьютер грамоталылыгы кабинеты эше белән таныша алдылар, кабинет халыкның компьютер грамоталылыгы сферасында белем һәм күнекмәләрен формалаштырырга һәм дәүләт һәм муниципал хезмәтләрне электрон рәвештә алырга әзерләргә ярдәм итә.

   “Тәрбия мәктәбе” технологиясенең максаты – өй шартларында өлкән яшьтәге кешеләрне һәм 1нче төркем инвалидларны тәрбияләү эшенең сыйфатын арттыру, ныгытусәламәтлекләрен саклау. Күргәзмәдә бу хезмәт турында фотозонада мәгълүмат куелган. Күргәзмәдә булучылар өчен бу хезмәтне Казан шәһәренең “ 21нче шәһәр поликлиникасы” ДАССУ медицина хезмәткәре “Ятып авыручыларны тәрбияләү” шөгыле мисалында күрсәтте.

   Күргәзмәдә булучыларөчен шулай ук “Виртуаль туризм” инновацион технологиясе күрсәтелде, аның кысаларында теләгән кешеләр безнең Республиканың башкаласы Казанга, Бөек Ватан сугышы каһарман-шәһәрләренә, Дәүләт Рус музеена, Третьяков галереясына, Лувр һәм Каир муеена, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Россиянең Алтын Боҗрасы буенча “виртуаль экскурсия” ясый алдылар.

   “Көмеш волонетерлык” экспозииясе, төркемле шөгыльләрнең сюжетлары белән фотозона һәм видеоматериаллар күргәзмәдә катнашучыларны көмеш волонтерларның эшчәнлеге белән таныштырды. Теләүчеләр консультация ала, анкета тутыра һәм волонтерлар белән бу яңа хәрәкәткә кушылу мөмкинлеге турында сөйләшә алдылар.

   “Актив озын гомерлелек” күргәзмә проектында катнашу Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләренә өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлекләрен, актив тормыш позициясен саклауга, ялларын оештыруга мөмкинлек бирде.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4

фото-5

фото-6

фото-7