Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел

   VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе һәм Белем көне кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Фәннәр иленә сәяхәт” брейн-рингы уздырдылар.

   Уку эшчәнлегенә уңай мотивация арттыру, балигъ булмаган балаларда логик фикерләүне, зирәклекне үстерү, хәтерне күнектерү, балаларны мәгълүмат ташкынында ориентлашырга һәм үз фикерләрен тупларга һәм җиткерә белергә өйрәтү өчен тиешле биремнәр әзерләнгән иде.

   “ЙОЛДЫЗ” һәм “STARS” командаларына бүленеп, балалар “Әдәби аукцион”, “Башваткычлар иле”, “Сүзләр ярминкәсе”, “Тәртип кагыйдәләре утравы” виртуаль станцияләрендә туктап интеллектуаль биремнәр башкардылар.”Яхшы теләкләр кунак бүлмәсендә” соңгы станциясендә балалар шарларда уку елы башлануга бәйләп яхшы теләкләр яздылар һәм рәхәтләнеп бер-берләренә бүләк иттеләр.

   Чара дөньяны уңай кабул итүне формалаштырырга һәм үз-үзләренә ышаныч арттыруга ярдәм итте.

фото-1

фото-2

фото-3