Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   28нче август, сишәмбе, 2018нче ел

   Белем көне һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Казан дәүләт медицина университеты волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Фәннәр иленә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырды.

   Шөгыльнең максаты: төркемдә бердәмлек, бер-береңә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт үстерү, танып белү активлыгын һәм мәктәпкә уңай караш формалаштыру.

   Балалар шөгыль барышында белем иленә виртуаль сәяхәт ясадылар, “Акыл штурмы”, “ Парга пар”, “Нәрсә уртак һәм нәрсә белән аерылалар?”, “ Уйлап табучы” уеннарында катнаштылар, кызыксыну белән ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр, “Әгәр мин китап булсам, мин...” темасына фикер алыштылар.

   Шөгыль ахырында барлык балаларга да, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысасында, уку-язу әсбаплары белән портфельләр тапшырылды.

фото-1

фото-2