29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
Бөтенроссия Белем көнен бәйрәм итү алдыннан Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Төсле календарь” циклыннан “Белем иленә сәяхәт” танып белү шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: мәктәпкә уңай караш формалаштыру, психологик сәламәтлекне ныгыту, социаль һәм мәктәп дезадаптациясе профилактикасы.
Шөгыльдә катнашучылар төрле станцияләр үттеләр, аларда төрле биремнәр үтәделәр һәм игътибарлылык, җаваплылык, җитезлек кебек яңа уку елында кирәк булачак күнекмәләрне үстерделәр. Һәр станциядә балалар вагончыклар алдылар, аларны бирем үтәгәндә алган күнекмәләре белән тутырдылар. Ә иң соңгы станциядә алар баш вагонны алдылар, анда уңышлы уку өчен кирәкле төп осталык язылган - үз-үзеңә ышаныч!