Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   23нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   “2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркомания профилактикасы” программасы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче, шул исәптән яшьтәшләре белән конфликтлары булган балигъ булмаган балалар өчен, “Минем сайлавым” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: сәламәтлекнең үз тәртибенә һәм гамәлләренә бәйле булуын аңларга ярдәм итү.

   Балигъ булмаган балаларның психологик актив матдәләрне куллануга мөнәсәбәтен ачыклау өчен “Бәхәсле раслаулар” интерактив уены уздырылды. Аннан соң балаларга “Гомуми эш” иҗтимагый оешмасының “Хәйлә серләре. Тәмәке” фильмы күрсәтелде, соңында фикер алышу рәвешендә заралы гадәтләрнең негатив нәтиҗәләре тикшерелде. “Кире кагу” психологик уены катнашучыларга сайлау очрагында үз-үзләрен ышанычлы һәм дәлилле тоту күнекмәләрен формалаштырырга булышты.

   Шөгыл балигъ булмаган балаларның бәйлелек проблемасы турында мәгълүматларын арттыру, сәламәтлекне саклауга мотивация формалаштыруга ярдәм итте.

фото-1

фото-2