Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   23нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   Яшьләрне патриотик тәрбияләү кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре квест рәвешендә, шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итүгә багышланган, “Шәһәр буенча экскурсия” интерактив чарасы уздырдылар.

   Катнашучылар – социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары.

   Балалар, Казан шәһәренең истәлеклк урыннары булган: Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Миллениум күпере, Г. Тукай скверы, Татарстан Республикасы Милли музее квест станцияләрен уздылар. Балалар һәр станциядә бу архитектур төзелмәнең тарихы, төзелеш үзенчәлекләре, легенда һәи риваятьләре белән таныштылар, кызыклы биремнәр үтәделәр, тематик кроссвордлар, шифровкалар, ребуслар чиштеләр, пластилиннан Казан Кремле архитектурасын яңадан торгызуда катнаштылар.

   Шөгыль балаларга Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы турында яңа белемнәр алырга, безнең төбәкнең тарихы өчен горурлык һәм республиканың бай мәдәни мирасын саклауга җаваплылык хисләре формалаштырырга мөмкинлек бирде.

фото-1

фото-2

фото-3