Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   4нче май, җомга

   Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм, өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре М. Мозаффаров исемендәге №18 музыка мәктәбе һәм “Заречье” балаларга өстәмә белем бирү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе белән берлектә, 1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган ветераннар өчен бәйрәм чарасы уздырдылар.

   Катнашучылар “Шул сугыш турында”, “Сугышсыз дөнья” видеоклипларын карадылар, ветераннар балалар белән үзләренең хәтирәләрен бүлештеләр. Аннан соң өлкән яшьтәгеләр өчен балалар башкаруында сугыш җырлары, шигырьләр, музыкаль әсәрләр яңгырады.

   Чараның ахырында катнашучылар сугышта һәлак булганнарны тынлык минуты белән хөрмәтләп искә алдылар, ә балалар ветераннарга котлау открыткалары һәм георгий тасмалары тапшырдылар.

фото-1

фото-2