Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   4нче май, җомга

   1941-1945нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәменең 73 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм, өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән берлектә, “Йөрәк хәтере”социаль-патриотик акциясе үткәрделәр. Акция кысаларында, өйдә социаль ярдәм күрсәтүдә торган Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләрендә котлау оештырылды. Балалар өлкән яшьтәге кешеләргә үзләре ясаган открытка һәм рәсемнәрен тапшырдылар.

   Ветераннар рәхәтләнеп балалар белән үзләренең хәрби яшьлек истәлекләре турында уртаклаштылар.

фото-1