Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   3нче май, пәнҗешәмбе

   Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре физик кимчелекләре булган дуслар өчен очрашу оештырдылар. Аларның берсе - социаль хезмәт алучы композитор Айрат Ильясов. Тумыштан алган авыру Айратка рухи һәм иҗади мөмкинлекләрнең чиксезлеген исбатларга комачауламый. 6 яшьтә баянда уйный башлый, интернат – мәктәптә укый, 13 яшьтә шигырьләр яза башлый. Инструменталь композицияләр иҗат итә, компьютерда музыкаль аранжировкалар ясый. Күршесе соравы буенча язылган музыка Айрат Ильясовның композитор буларак беренче тәҗрибә алуы була. Аннан соң аның җырларын Илназ Минвәлиев, Дамир Зиннәтуллин, Эльвира Сәлахова, Алиса Мамина кебек танылган татар җырчылары башкара.

   Дуслары белән очрашуда Айрат Ильясов үзенең тормыштагы урынын эзләве, шагыйрь һәм композитор буларак формалашуы, курку һәм шикләнүләре, татар эстрадасы вәкилләре белән онытылмаслык эшчәнлек тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул шулай ук дуслары өчен берничә җыр башкарды һәм киләчәккә Салават өчен җыр язу һәм 45 яшьлек юбилеена иҗат кичәсе оештыру планнары белән уртаклашты.

фото-1

фото-2