Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   3нче май, пәнҗешәмбе

   1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Батырларга мәңгелек дан!” социаль-патриотик акциясе уздырдылар. Советлар Союзы Батыры - Сабиров Әхтәм яшәгән йорт янындагы меморил такта янында митинг узды. Социаль хезмәткәр, җыелган кешеләргә, тарихи Җиңү Парадында катнашкан Сабиров Әхтәм, аның батырлыгы турында сөйләде. Мемориалга чәчәкләр куелды, шулай ук митингта катнашучылар батырны тынлык минуты белән хөрмәтләп искә алдылар.

фото-1

фото-2