Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   27нче апрель, җомга

   1941-1945нче елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре, аралашуда кыенлыклар кичерүче социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар өчен, “Җиңү салюты” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: әхлакый сыйфатлар, патриотизм, илебезнең тарихына горурлык хисе тәрбияләү.

   Шөгыль Римма Казакованың, халыкның дөнья тарихында тиңе булмаган фаҗигале тормышы турында, “Гәҗиттәге фотографиядә...” лирик шигырен тыңлау белән башланып китте. Шөгыльнең төп өлешендә “Әйдәгез обелиск янында тын торыйк” мини-чыгыш уздырылды, ул презентация һәм тикшерү белән барды. Шөгыль ахырында балалар “Тормыш корбан итеп яуланган тынычлык” рәсем бәйгесендә катнаштылар.