Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   27нче апрель, җомга

   Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм педагог, Җиңү бәйрәменең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган, квест – уен формасында “ Буыннар истә тотсын өчен” батырлык дәресе уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: Бөек Ватан сугышы елларында безнең халкыбызның күрсәткән батырлык һәм ныклыгына горурлык хисе, ветераннарга - Ватанны саклаучыларга хөрмәт хисе тәрбияләү.

   Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар белән Бөек Ватан сугышы елларында безнең халкыбызның күрсәткән батырлык һәм ныклыгы турында әңгәмә үткәрелде. Балалар сугышның ничә көнгә сузылганлыгын белделәр, шул еллардагы фотоларны карадылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны тынлык минуты белән искә алдылар. Аннан соң катнашучылар тарих буенча белемнәрен “ Буыннар истә тотсын өчен” квест-уенында күрсәттеләр. Балалар үткәннән хат белән карта алдылар. Штабның йөкләмәсен үтәр өчен, картада күрсәтелгән барлык пунктларны да үтәргә кирәк иде. Биремне уңышлы үтәп, катнашучылар ялга туктадылар һәм бүләккә уенчык вертолетлар алдылар.

фото-1