Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   27нче апрель, җомга

   Идел буе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм педагог, “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте иреклеләре белән берлектә, Җиңүнең 73 еллыгына багышланган, “Безнең йөрәкләрнең җылысы” иҗади остаханә формасында шөгыль уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: патриотик тәрбия, Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт хисе тәрбияләү.

   Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар белән Бөек Ватан сугышындагы батыр көрәшләр, фотокорреспондентлар истә калдырган вакыйгалар турында әңгәмә үткәрелде. Балалар В. М. Молотовның СССР гражданнарына сугыш башлануы турындагы чакыру текстын укыдылар, Җиңү бәйрәменең символы - Георгий тасмасы турынд белделәр.

   Иҗади остаханә кысаларында катнашучылар, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәткәрләренә, истәлекле открыткалар һәм бутоньеркалар әзерләделәр һәм ветераннарга өйләрендә тапшырдылар.

фото-1

фото-2