26нчы апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Белергә һәм истә тотарга” циклыннан “Чернобыль кайтавазы” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: гражданлык җаваплылыгы формалаштыру, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль барышында балалар кыска метражлы “Чернобыль турында хатирә” фильмын карадылар, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт турындагы тарихи документлар белән таныштылар, “Үз планетагызны саклагыз!” темасына әңгәмәдә катнаштылар.
Шөгыль ахырында балалар “Чиста планета” темасына рәсемнәр ясадылар.