Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   26нчы апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   “Россия Федерациясендә 2016-20120нче елларга гражданнарны патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары ярдәме белән, азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 елга һәм Туган тел көненә багышланган, “Шагыйрьнең бишек җыры” әдәби – музыкаль сәгате үткәрделәр.

   Балалар һәм аларның әти-әниләре рәхәтләнеп бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация карадылар. ”Бишек җыры”, “Туган тел” һәм башка җырларны тыңладылар. Шагыйрьнең иҗаты турында яхшы белүләрен күрсәтеп, Г. Тукай әсәрләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Чараның ахырында катнашучылар “Су анасы” мультфильмын карадылар, аны тикшерделәр.

   Оештыручылар әйтүенчә, чара үз Ватаннарын, туган телләрен һәм әдәбиятын ярату тәрбияләүгә этәргеч бирде.

фото-1

фото-2

фото-3