Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   20нче апрель, җомга, 2018нче ел

   Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдәге гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, кинотренинг элементлары белән “Әгәр дустың белән юлга чыксаң...” төркемле шөгыле уздырды.

   Шөгыльнең максаты: коммуникатив сәләтләрне һәм эмпатияне үстерү.

   Шөгыль сәламләү йоласы белән башланып китте. Аннан соң балалар “Чучело-мяучело” һәм “Яшәгән ди бер эт” мультфильмнарын карадылар, ”Чын дуслык нәрсә ул?” темасына әңгәмәдә катнаштылар. Катнашучылар: Кайсы мультфильмда чын дуслык бирелгән? Кайсы урыннары ошады, ә кайсылары юк, һәм ни өчен? сорауларын тикшерделәр.

   Әңгәмә барышында балалар эмоциональ ярдәмчеллек күрсәттеләр: “Минем уйлавымча, усал кешеләр бигрәк тә яхшылыкка мохтаҗ”, “Минемчә, кешеләрне яхшыга һәм усалга бүлергә ярамый, барысы да шартлардан, кәефтән тора”, “Кешеләр яхшылык эшләргә тиеш, ләкин ул чын күңелдән булырга тиеш”. Психолог әйтүенчә, балаларның дуслык темасына әңгәмәдә актив катнашуы, сайланган эш төренең эффектив күрсәткече булып тора.

   Шөгыльнең ахырында балаларга иң ошаган мультфильм каһарманының рәсемен ясарга тәкъдим ителде.

фото-1