Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   17нче апрель, сишәмбе, 2018нче ел

   “Хисләр калейдоскобы” программасы кысаларында, психологик яклауның эффектив системасын һәм кризислы шартларда үз-үзеңне ышанычлы тоту формалаштыру буенча, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичергән (психоэмоциональ проблемалар) 6-10 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, тренинг алымнары белән “Мин һәм әйләнә-тирә дөнья” исемле төркемле шөгыль уздырды.

   “Вербаль булмаган бәйләнеш” күнегүен башкарып, балигъ булмаган балалар әйләнә-тирәдәге кешеләрнең аралашуга әзерлекләрен ачыкларга өйрәнделәр. “Потениаль куркыныч ихтималы булган кешене ничек аерырга?”темасын тикшереп, балалар мимика, кул хәрәкәтләре, кәеф кебек критерийларны аерып чыгардылар һәм әйләнә-тирәдәге кешеләр белән аралашканда, бигрәк тә яңа кешеләр белән танышканда, игътибарлы һәм сак булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Катнашучыларга, аралашуның эффектив күнекмәләрен төзүдә, “Инструкция”, “Сукыр рәссам” практик күнегүләре ярдәм иттеләр.

   Шөгыльнең нәтиҗәләрен чыгару интерактив биремне кулланып башкарылды: балалар потенциаль ягымлы һәм потенциаль куркыныч әңгәмәдәшнең сурәтен ясадылар, аннан соң аларның эмоциональ халәтенең рефлексиясенә ярдәм итүче, “Безнең төркемнең кәефе” дигән арт-терапевт эшен башкардылар.

фото-1

фото-2