Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   12нче апрель, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнендә “Җиңү волонтёрлары” җәмәгатьчелек хәрәкәте теләге белән илнең күп регионнарында беренче тапкыр Бөтенроссия тарихи “Беренче космик” квесты булып узды.

   Чараның максаты: яшьләрне патриотик тәрбияләү, туган ил космонавтикасы тарихын таныту.

   Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы”волонтёрлары белән бергә, соиаль хезмәт күрсәтүдә торган 28 балигъ булмаган бала белән “Беренче космик” квесты үткәрделәр.

   Чара барышында балалар, биш командага бүленеп, оештырылган “Спорт”, “Иҗади”, “Интеллектуаль”, “Музыка”, “Сәламәтлек” тукталышларында биремнәр башкардылар. “Комета” командасы аеруча актив булды һәм финишка беренче килде. “Киек каз юлы” һәм “Гагаринчылар”командалары чит планета кешесе киемен әзерләүгә креатив һәм иҗади якын килделәр. “Динамит” командасы катнашучылары үзләренең җитезлекләре белән гаҗәпләндерделәр, һәм биремне беренче башкарып, Сатурн планетасы орбитасына спутник җибәрделәр. Барлык командалар да, галәм турында әсәрләрне җиңел отып, үзләренең киң белемлелекләрен күрсәттеләр.

   Квест ахырында командалар мактаулы дипломнар белән бүләкләнделәр.

фото-1

фото-2

фото-3

   Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне кысаларында, Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге соиаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар өчен,“Космоска сәяхәт” төркемле шөгыле уздырды.

   Шөгыль барышында балалар галәм һәм галәм җисемнәре, галәмгә беренче очу, космонавтлар турындагы белемнәрен камилләштерделәр.

   Квестны узар өчен, катнашучылар төсле полимер балчыктан ракеталар ясадылар, алар өстәл уены өчен фишка ролен үтәделәр, уен биремнәрен балалар уңышлы башкардылар.

   Шөгыль ахырында өстәл уены рәсеменә балалар Кояш системасы планеталарын, барлык кагыйдәләр буенча урнаштырып, ябыштырдылар.

фото-4

фото-5

   Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгеч һәм педагог, Космонавтика көненә багышланган, бәйге-уен рәвешендә “Гаҗәеп галәм иле” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар космонавтларның исемнәрен оттылар, галактикадагы планеталар буенча галәм сәяхәтендә булдылар. Балалар ракеталар төзеделәр, пластилиннан Кояш системасы макетын ясадылар, “центрифуга” биремендә үзләренең көчләрен сынап карадылар. Шөгыль ахырында катнашучыларны сюрприз–һәркем үзенә космоста ярдәмче сайлый ала торган оттырышсыз лотерея көткән, мәсәлән, булачак космонавтның буен үстерү өчен биологик актив өстәмә, галәм батончигы, Марс планетасыннан минераллар.

   Оештыручылар әйтүенчә, мондый чараларда катнашу балигъ булмаган балаларда илебезнең космонавтика тарихына кызыксыну үстерә, шулай ук җайлашу өчен мөһим коммуникатив күнекмәләр һәм командада эшли белү осталыгын булдыра.

фото-6

фото-7

фото-8