Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   11нче апрель, чәршәмбе, 2018нче ел

   “2017-2020 нче елларга яшьләрне патриотик тәрбияләү” программасы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичергән 10-12 яшьлек 6 балигъ булмаган бала өчен, Бөтендөнья фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган “Дөнья хәтерли” исемле төркемле шөгыль үткәрде.

   Шөгыль музыкага кушылып, М. Җәлилнең безнең халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы язмышы турында язылган, “Вәхшәт” шигырен тыңлау белән башланды. Шөгыль барышында презентация кулланып “Дөнья хәтерли” исемле тематик лекция уздырылды, аннан соң балалар “Хәтер изге!” видеоролигын карауда һәм тикшерүдә катнаштылар.

   Шөгыль ахырында балигъ булмаган балалар Бөтендөнья фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган стена газетасы ясадылар.

фото-1

фото-2

   Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 7 - 10 яшьлек балигъ булмаган, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалар өчен “11 апрель - Бөтендөнья фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне” исемле төркемле шөгыль үткәрде.

   Шөгыльнең максаты: патриотизм, актив гражданлык карашы һәм рухи – әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

   Шөгыль башында балигъ булмаган балалар өчен фашист концлагерьлары һәм Бухенвальдтагы концлагерьның барлыгы турында кыскача тарихка экскурс ясадылар. Презентация белән танышып, балалар төрле шәһәрләрдә концлагерь корбаннарына куелган һәйкәлләрне күрделәр. Шөгыльнең ахырында, катнашучылар концлагерьда тоткынлыкта булганнарның һәм аларның туганнары истәлекләре нигезендә “11 апрель – Хәтер көне” стена газетасы ясадылар.

фото-3

фото-4